Алексеевск районында хастаханәдән тыш пневмония буенча эпидемиологик хәл турында

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча (Татарстан) Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә  районнарындагы территориаль идарәсе  хәбәр итә: 2018 елда Алексеевск районы территориясендә хастаханәдән тыш пневмония (үпкә ялкынсынуы) белән  авыручыларның 684очрагы теркәлгән, бу -  2017  ел белән чагыштырганда  1,7 тапкыр күбрәк.

 Авыручылар структурасында өлкән яшьтәге халык өстенлек алып тора һәм  теркәлгән барлык халыкның 81 %  ын тәшкил итә. 14 яшькә кадәрге балалар өлешенә 16% туры килә.

  Дәвалау-профилактика учреждениеләренә салынган кешеләр саны авыручылар санының 31,4 % ын тәшкил итә.

Хастаханәдән тыш пневмония  - хастаханәдән тыш шартларда (стационардан тыш яки хастаханәгә салганнан соң беренче 48 сәгатьтә диагноз куелган) килеп чыккан һәм сулыш юлларының түбәнге бүлекләре инфекциясе билгеләре (бизгәк тоту, йөткерү, какырык бүленеп чыгу, эренле булуы ихтимал, күкрәк читлеге авырту, сулыш алу кыенлашу) белән бара торган каты авыру.

 Авыруның көчәю һәм  үлү куркынычының төп факторлары исемлеге алкоголизмны, тәмәке тартуны, үпкәләрнең хроник обструктив авыруларын, йөрәк эшчәнлеге җитенкелекле булмауны, иммунодефицитны, халыкның тыгыз урнашуын үз эченә ала.

 Хастаханәдән тыш пневмонияне китереп чыгарырга сәләтле микроорганизмнарның төп төркеме:  пневмококк, гемофиль таякчык, клебсиелла, хламидия, микоплазма, легионелла, респиратор вируслары.

 Хастаханәдән тыш пневмониянең этиологиясендә, бигрәк тә ябык коллективларда эпидемик учаклар формалашканда, микоплазмалар (M. Pneumoniae) һәм хламидияләр (Ch.

pneumoniae) аерым роль уйный, шулай ук хастаханәдән тыш пневмония еш кына грипп инфекциясе белән дә катлаулана.

 Сезонлы факторны пневмониянең төрле этиологик агентларында билгеләп үтәргә мөмкин: пневмококк -   еш кына елның салкын вакытында, ә легионелла җәен һәм көзен авыру китереп чыгара. Вируслы пневмонияләр сезонлы булалар, көзге-кышкы чорда өстенлек итәләр. Авыруны булдырмас өчен профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

 Хастаханәдән тыш пневмониядән саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Пневмококк инфекцияләренә каршы прививкалар профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән.

Беренче прививка - 2 айда, икенче прививка - 4,5 айда, ревакцинация 15 айда ясала. Прививкалар теркәлү урынындагы сырхауханәдә (поликлиникада) үткәрелә.

 Шулай ук елның салкын вакыты җиткәнче ел саен  гриппка каршы вакцинация ясарга кирәк, чөнки ул бик еш катлауланулар китереп чыгара һәм кеше  пневмония белән авырып китәргә мөмкин, ә ул бик авыр формада уза.

 Хастаханәдән тыш пневмониянең үзенчәлекле  булмаган профилактикасы турында истә тотарга кирәк.

 Дөрес яшәү рәвеше (ул физик күнегүләр белән шөгыльләнүне күздә тота), саф һавада даими төстә озак вакытлар йөрү, актив ял.

 Балансланган сәламәт туклану  (ризык аксымга, витаминнарга һәм микроэлементларга бай булырга тиеш).

Елның салкын вакытында һава торышына карап киенергә, туңудан һәм үтәли җилдән сакланырга .

 Биналарны җилләтеп һәм дымлы чүпрәк белән сөртеп торырга.

 Кулларны еш юарга һәм борын тишекләрен чайкатырга.

Грипп авыруы көчәйгән чорда ОРВИ һәм грипп белән авыручы кешеләр белән аралашмаска, сулыш органнарын саклау өчен битлек кияргә, кешеләр күп булган урыннарга барудан тыелып торырга.

 Үзегез яки балагыз авырып китсә, үз-үзеңне дәвалау  белән шөгыльләнмәгез, ә табиб чакырыгыз!

Рөстәм Хөснетдинов,

 Татарстан Республикасы буенча (Татарстан) Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә  районнарындагы территориаль идарәсе    начальнигы урынбасары

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International