ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча чемпионнарны, призерларны һәм тренерларны сәламләделәр. Чемпионнарны ТР билбау спорт көрәше федерациясе Президенты, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләде. Мактау бүләкләре белән Бари Сөләймановның тәрбияләнүчеләрен һәм тренерның үзен билгеләп үттеләр. Марат Әхмәтов, спортчылар белән очрашуны ачып, чемпионнарны казанышлары белән котлады.
- Көрәш – көч, куәт, энергия һәм тәҗрибә генә түгел, ә бәлки тулы бер философия дә. Һәм анда иң катлаулысы – үз-үзең белән көрәшү. Бернигә дә карамастан, алга бару һәм кайчак дошманга караганда үзеңне җиңү күпкә катлаулырак, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Министрлыкта көрәшчеләр республиканың төрле почмакларыннан: Актаныш, Нурлат, Тукай, Зәй, Алексеевск һәм башка районнарыннан җыелды. Ләкин аларны ныклы характер һәм җиңүгә какшамас ихтыяр көче берләштерә. Алар мактанырга яратмыйлар, ләкин кайчак аларга җиңәргә нәрсә булышуын сорагач, барыннан да элек, әти-әниләренең, тренерның ярдәме, туган авылларында һәм шәһәрләрендә спорт белән шөгыльләнү өчен булдырылган әйбәт шартлар, дип җавап бирәләр.
Шунысы үзенчәлекле, билбау көрәшен малайлар гына түгел, кызлар да сайлап алалар.
Чара барышында Марат Готыф улы чемпионнарны һәм призерларны гына түгел, ә аларның тренерларын да бүләкләде.