«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон турында барлык кулланучылар да беләдер, ләкин шуның белән бергә ничек дөрес гамәл кылып, закон нигезендә үзеңә тиешлене ничек алырга икәнен белмәүчеләр дә бар. Сатып алучы җитешсезлекләре ачыкланган әйберләрне кире кайтарырга гына түгел, ә бәлки сыйфатлы товарны да кире тапшырырга хокуклы. Әгәр чегы, квитанциясе булса һәм сатып алганнан соң 14 көн үтмәсә, гадәттә сәүдә челтәре вәкилләре һәм әзерләүчеләр телдән мөрәҗәгать итүләргә каршы килмиләр. Әгәр инде теләгәнеңә ирешә алмасаң, кулланучы сәүдә предприятиесе җитәкчесе исеменә ике данәдә тиешле документлар белән дәгъва белдерергә һәм дәгъваны кибет вәкиленә имза куеп тапшырырга тиеш. Ун көннән соң кабат барырга, әгәр товарыңны кире кайтарудан баш тартсалар, сезгә судка (РФның 2300-1 санлы законының 17 нче маддәсе, 1 нче пункты) мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Начар сыйфатлы әйберләрне кире кайтарырга мөмкин – мондый процедура 2300-1 санлы РФ Законының 18 нче маддәсендә регламентлана. Бу маддәдә болай диелә: товарда җитешсезлек табылган очракта сатучыга соңрак та мөрәҗәгать итеп була, тик артык озакка сузмыйча. Чөнки, гарантия чекта күрсәтелмәсә, һәр товар төренә аерым бирелә: товарны шул ук маркадагы товарга; икенче маркадагы, шул суммага тәңгәл башка төрлегә алмаштырырга; сату бәясен төшертергә; тиз арада бушка товарның җитешсезлекләрен төзәттерергә яки төзәттергән (әгәр үзегез төзәттерсәгез) чыгымнарын каплауны таләп итәргә; сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.
Әгәр бәхәс товарның төзексез булу сәбәбен билгеләүдә чыкса, сатучы үз исәбенә товарга экспертиза үткәрергә тиеш була. Ә инде товар кулланучы гаебез белән ватылса, соңгысы үткәрелгән экспертиза чыгымнары бәясен капларга мәҗбүр. Сыйфатсыз товарны алмаштыру 2300-1 санлы РФ Законының 21 нче маддәсе таләпләре белән регламентлана.
2300-1 санлы РФ Законының 25 нче маддәсе нигезендә әгәр күрсәтелгән товар формасы, зурлыгы, фасоны, төсе, үлчәме һәм комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алучы шулай ук атап кителгән барлык сыйфатларга ия товарларны алмаштырырга хокуклы. Ләкин шунысын истә тотарга кирәк: сыйфатлы әйберне бары тик тышлыгы бозылмаган, барлык биркалары һәм ярлыклары, чеклары сакланган һәм күрсәтелгән товар куллануда булмаган очракта гына кире кайтарырга була. Алмаштырылмый торган товарлар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Әгәр сатып алучы сыйфатлы товарны кире кайтарып бирергә тели икән, 2300-1 санлы РФ Законының 25 нче маддәсе нигезендә акчаны бары тик кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көндә шундый ук товар сатуда булмау сәбәпле алмаштыру мөмкин булмаган очракта гына кире кайтарып бирергә мөмкин. Кулланучы яхшы сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, аны сатып алу көнен исәпләмичә, 14 көн эчендә алмаштырырга хокуклы.
Хөрмәтле кулланучылар! Закон актларын белү генә сезгә үз хокукларыгызны дөрес якларга булышачак. Сатып алган товарларыгыз уңышлы булсын!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы