Алексеевскида яшьләр форумы булып узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген Алексеевскида Алексеевск аграр колледжы базасында  Бөтенроссия студентлар көне кысаларында III студентлар форумы: “Колледжның яшьләр сәясәте: максатлы фараз итү һәм нәтиҗәләрне бәяләү” дигән чара булып узды.

Форумның төп бурычы -  очрашу, тәҗрибә уртаклашу һәм районда студентлар һәм яшьләр сәясәте лидерларының уртак эше өчен идеаль урын булдыру.

Форум кысаларында колледжда студент яшьләрнең социаль яктан үсеп җитлегүе, үзләренең талантларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алуларына юнәлдерелгән яшьләр сәясәтен үстерү проблемаларын тикшерделәр.

 Яшьләр төркемен колледжда укучылар, колледжның студентлар  үзидарәсе активистлары,  аграр яшьләр берләшмәләре активистлары, колледжның иреклеләр хәрәкәте, ФОРПОСТ хокук саклау хәрәкәте, Алексеевск муниципаль районының “Бердәм Россия” яшь гвардиясе тәкъдим итте.

 Яшьләр үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.

Колледж студентларын Алексеевск муниципаль районының  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов, “Бердәм Россия” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария  Долганова, Алексеевск муниципаль районының  «ФОРПОСТ»  җәмәгать тәртибен саклау  буенча яшьләр (мәктәп) берләшмәләре үзәге җитәкчесе Лилия  Кашапова,  ТР аграр яшьләр берләшмәсе төбәк җәмәгать оешмасының Алексеевск бүлекчәсе рәисе Алия  Сигбатуллина, Алексеевск благочиниесенең яшьләр белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе һәм "Алексеевск” станицасы атаманы урынбасары Алексей  Вангаев, “Йолдыз” хәрби-тарихи клуб музее һәм эзләү отряды җитәкчесе Владислав Осянин сәламләде һәм Студентлар көне белән котладылар.

 Алексеевск районы благочинные протоиерей Павел, "Алексеевск” станицасының казаклар җәмгыяте атаманы Юрий Егоров, ТР ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Алексеевск җирле оешмасы идарәсе рәисе Владимир Иванов форум кунаклары булды.

  Үз укучыларына күп кенә студентларның яраткан педагоглары Татьяна Николаевна Шерстнёвадан аеруча җылы рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады. Ул яшьләр арасында хөрмәт казанды. Сере гади: Татьяна Николаевна үз укучыларының һәркайсына күңел җылысын бирә. Алар да аңа шундый ук игътибар һәм җылылык белән җавап кайтаралар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International