Алексеевск районында 117 сәүдә объектында 15 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата. Алексеевскида 38 сәүдә объекты ваклап сатуны тормышка ашыра, шулардан Татпотребсоюзның дүрт объекты, «Татспиртпром»ААҖ челтәренең ике сәүдә объекты һәм коммерция оешмаларының 32 сәүдә объекты ваклап сатуны гамәлгә ашыра.
Бу елның гыйнвар-декабрендә барлыгы 295186 литр алкоголь продукциясе сатылды, сатуның узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,6% ка кимүе күзәтелә, шул исәптән Татпотребсоюз предприятиеләре 38998 литр сатты, сату 0,6%ка кимеде; фирма челтәре буенча 7732 литр сатылды, кимү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26,4% тәшкил итте; коммерция структуралары 248456 литр сатты, сату 0,6% ка артты.
Алып кайтылган алкогоголь продукциясен сату 6 процентка артты, алып кайтылган аракыны сату кимеде һәм узган ел дәрәҗәсенә карата 90 процент тәшкил итте.
Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясе, шул исәптән аракы буенча сату 4 процентка кимеде. Әлеге елның гыйнвар-декабрендә җан башына 11,6 л алкоголь продукциясе сатылды, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 100% тәшкил итә.
Әлеге елның гыйнвар-декабрендә территориаль орган бегечләре алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 20 тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында 19 очракта гамәлдәге законнарның 23 тапкыр бозылуы ачыкланды. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 11 мөрәҗәгать килде, дүрт очракта фактлар расланды, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 224 000 сум тәшкил итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль орган