«Кайгырту» приюты балалары "Кама" кинотеатрына бардылар

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

 

 

 

Яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү  Россия киносы елында гына актуаль  түгел. Ә бу “Кама” кинотеатрының зур экранында да барса, әлеге фильм геройлары өчен бик нык кайгырып, борчылып, үзеннән-үзе  сугыш чоры атмосферасына чумгандай буласың.

 “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр  Антон Богдановның легендар «Т-34» фильмын бушлай карадылар. Балалар бу фиьмны караудан гаять зур канәгатьлек алдылар, фильм буена әлеге тасманың геройлары белән барысын да бергәләп кичерделәр. Фильм  балаларны ул   чор дәверенә алып кереп китте, актерлар ышандырырлык һәм тирән кичерешләргә бирелерлек итеп  уйнадылар.

Тәрбияләнүчеләр танкның бөтен экипажына – гап-гади совет егетләренә, үз заманының  чын геройларына, яшәү теләге белән янган, ирекле булырга теләгән һәм дошманга баш имәс өчен барысын да эшләгән сугышчыларга карап, таң калдылар.

  Мондый фильмнар безне бернәрсә алдында да куркып калмаска өйрәтәләр, чөнки кыюлык һәм җиңүгә омтылыш, үз-үзеңә ышаныч - безнең каныбызда. Бу безнең менталитетыбызга салынган.

Мондый фильмнар сугышчан рухны һәм гомуми кәефне күтәрә.

 “Кайгырту” приюты  “Кама” кинотатры җитәкчесе Гатауллин Шәрифуллага  киносеанска бушлай килүне оештырганы өчен  зур рәхмәт әйтә, - ди тәрбияче Наталья Маслова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International