Синоптиклар мәгълүматы буенча 2019 елның 24-25 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы: көчле кар яву, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр начараю, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
Юл-метеорологик шартлар начарайган көннәрдә республика юлларында юл-транспорт вакыйгалары саны 25 процентка арта.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә артык кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә барулардан тыелып торырга киңәш итә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклекне искә төшерә, гадәттән тыш игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиешле тизлекне сакларга бурычлылар.
Аеруча каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйләнгән куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк. Җәяүле кичүенә якынлашканда бигрәк тә игътибарлы булу кирәк.
Машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын каптырган булырга тиешләр. Автомобильдә балалар катгый юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә йөртелергә тиеш.