ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Туган ягым - гөлләр иле” исемле район смотры

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Шәмә - күп милләтле авыл. Биредә борын-борыннан  бер гаилә булып өч милләт вәкилләре: чуашлар, татарлар һәм руслар яши.

“Кадерле Шәмәбез! Туган авылыбыз!”  -  Шәмә авыл мәдәният йорты сәхнәсендә  Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция шундый баш астында узды.

Авылның визит карточкасы итеп  авылның барлыкка килү риваяте күрсәтелде. 1552 елның октябрендә  Явыз Иван гаскәрләре  камап алганнан һәм штурмлаганнан соң Казан шәһәре җиңелә, һәм Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый.

Бу якларда халык санын алу үткәрелә, һәм 1552 елда властьлар теләсә кайсы күчеп  йөрүләрне туктаталар.

Ләкин күп кенә крестьяннар -  авыл общинасы әгъзалары көнчыгышка һәм көньяк-көнчыгышка качалар. Биек ярлы тирән урман елгасы аша чыкканда ике гаиләнең арба тәгәрмәчләре сына. Гаиләләрнең берсе әйберләрен елганың көнбатыш ярына чыгара.

 Бу гаиләсе белән Шамил исемле татар була.  Икенче гаилә елганың көнчыгыш ярына чыга. Бу гаиләсе белән Егор исемле чуаш кешесе була. Моннан ары барырга ярамый. Үзара киңәшләшкәннән соң, биредә калырга карар итәләр. Баштан – шалашлар коралар, аннары өйләр салалар: Шамил -  сул ярда, Егор – уң ярда. Үз авылларын Шамил-Егор дип атыйлар. Соңыннан Шәмә-Егоркино дип атый башлыйлар.

Тора-бара ерактагы  заманнардан калган исем кыскара. Мөгаен, кулланганда уңайлы булсын, диптер инде.  Бүгенге көнгә кадәр Шәмәдә  татарлар – сул, чуашлар уң як ярда яшиләр.

 Аннары борынгы заманда шушы өч гаиләнең кич белән  вакытларын ничек үткәрүләре: кул эшләре тотып, бер-берсенә кич утырырга йөрүләре, анда җырлаулары, такмак әйтүләре, биюләре, уйнаулары кебек фольклор йоласы күрсәтелде. Шәмә мәктәбе укучыларынең татар биюен һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның татар телендә “Су анасы” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтүләре тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр.

Чара барышында чуаш, татар һәм рус телләрендә «Симпабулюшки» ансамбле башкаруында җырлар яңгырады. Шулай ук 4 нче сыйныф укучысы В.Борюшкина авыл шагыйрәсе Л. Миронованың “Наши ветераны” шигырен  сөйләде.

 А . Чеклауков тамашачыларны юмористик номер белән сөендерде.

 Үзешчән сәнгатьнең барлык номерлары музыкага, шулай ук гармунга кушылып башкарылды. Аларга Кузьмин А. җитәкчелек итте.

Әлеге чарага  бик тырышып әзерләнгән артистларыбызга, мәктәбебез педагогларына, укучыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Уртак хезмәтебез өчен сезгә зур рәхмәт.

 Е.Сибатова, Шәмә авыл мәдәният йорты директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International