2018 елда Алексеевск муниципаль районы буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең  сыйфатын бәйсез бәяләү

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2018 елның 26 декабрендә  мәдәният һәм мәгариф оешмалары  тәкъдим итә торган хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүгә йомгак ясалды.

2018  елда район халкына  социаль хезмәтләр күрсәтүче муниципаль һәм дәүләт учреждениеләренең эш сыйфатын бәйсез бәяләүне оештыру һәм үткәрү буенча максатка юнәлешле эш башкарылды.  Барлыгы  сыйфатны бәйсез бәяләүгә  38 муниципаль оешма: 34  мәгариф һәм 4 мәдәният  оешмасы  тартылды.

Сыйфатны бәйсез бәяләү йомгаклары буенча Һәр оешмага, оештыручыга җәмәгать советы халыкка тәкъдим ителә торган сыйфатны яхшырту буенча аерым киңәшләр бирде.

Хөрмәтле район кешеләре! Исегезгә төшерәбез:  мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләүдә катнаша аласыз,  моның өчен сезгә https://ru.surveymonkey.com/r/JZMHGZC сылтамасы буенча узарга кирәк.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү буенча бөтен мәгълүмат https://bus.gov.ru/pub/home сайтында бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International