Раштуа шатлыгы бүләк иттеләр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Шәфкать туташлары өлкән һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне Раштуа белән котладылар. Яңа ел һәм Раштуа алдыннан шәфкать туташлары җәмгыяте өлкән кешеләргә әйберләр җыю буенча  “Раштуага шатлык бүләк ит”  хәйрия акциясен игълан итте.

 Алексеевскилылар чакыруга җавап йөзеннән җылы әйберләр һәм  азык-төлек алып килделәр.  Шулардан бүләк пакетлары ясалды, аларны шәфкать туташлары святкида бүләк иттеләр.

 - Акция вакытында без ундүрт өлкән кеше, биш күп балалы гаилә,  инвалид балалары булган ике гаилә һәм ятим бала янына бардык,  – ди өлкән шәфкать туташы Людмила Пантелеева. – Без шулай ук хастаханәгә дә бардык, хәзерге вакытта анда  дәваланучы балаларга Яңа ел пакетлары өләштек. Өлкәннәрне дә иътибарсыз калдырмадык – һәр палатага сый-нигъмәтләр алып килдек. Безгә әйберләр һәм ашамлыклар китергән бөтен кешегә рәхмәт. Без барыбыз бергәләп мохтаҗларга  Раштуа җылысының һәм шатлыгының бер өлешен бүләк иттек

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International