Хуш, легенда!

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне, 16  гыйнварда,  татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров вафат  булды. Бөтен Татарстан тирән кайгыда. Мәдәният эшлеклесе турындагы истәлекләре белән алексеевскилылар уртаклаша.

Рәфидә Гатина, район мәдәният йортының методик бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре:

  • Илһам  Шакиров татар мәдәниятенең энҗе  бөртеге иде. Ул гаҗәеп моңлы тавышлы иде. Ни кызганыч, хәзер микрофонсыз җырлый ала торган андый җырчылар юк. Аның концертына халык президент янына килгәндәге кебек кырынып, иң матур, чиста итеп юып үтүкләнгән киемнәрен киеп килә иде.  Ул безгә бер тапкыр, 80 нче еллар башында гына килде. Мин әле эшли генә башлаган идем һәм аның концертын оештырдым. Зал ул чакта шыгрым  тулы булды,  аны бик озак аягурә басып алкышладылар. Үз халкының герое! Мин аны бөек Тукаебыз белән чагыштырам.

 Гөлфәния Казилова,  халык иҗаты буенча бүлек мөдире, “Вдохновение” халык хоры җитәкчесе:

  • Легендабыз мәңгелеккә китеп барды. Ул татар халкына мәдәният алып килде. Легендар җырчы, чын артист иде ул, аңардан үрнәк алырга була  иде. Әлфия Афзалова белән Илһам Шакиров – алар татар эстрадасының ике мәшһүр җырчысы иде. Хәзер алар безнең белән икесе дә юк инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International