Бистәнең 1 нче мәктәбендә “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар. Актлар залына төрле этапларда үз осталыкларын һәм белемнәрен күрсәткән педагоглар җыелды. Иң яхшылар бүләкләргә һәм дипломнарга лаек булдылар. Җыелучыларны башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров котлады. Ул укытучыларга җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде. Наил Камил улы район этабында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урынны бистәнең икенче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Нина Федоровна Макарова алды. Икенче урында - бистәнең Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәбе рус теле укытучысы - Ольга Юрьевнаы Максина.
“Педагогик дебют”номинациясендә 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вероника Николаевна Скалова җиңде. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2019” номинациясендә Ялкын мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Булат Нургаян улы Мөбәрәкшин җиңүгә иреште.
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр хезмәткәрләрен дә сәламләделәр. “Әтәчкәй” һәм “Кояшкай” балалар бакчалары тәрбиячеләре Оксана Леонидовна Баранова белән Елена Евгеньевна Синякова муниципаль этапта җиңүчеләр булдылар. “Россиянең ел укытучысы” һәм “Россиянең ел тәрбиячесе” Бөтенроссия конкурсының республика этабында районны нәкъ менә алар тәкъдим итәчәкләр.
Коллегаларына мөрәҗәгать итеп, мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев, конкурста катнашу һәр педагог өчен яхшы тәҗрибә булды, дип билгеләп үтте:
Шуннан соң Дамир Әмир улы призерларга һәм конкурс лауреатларына дипломнар тапшырды. Алар менә кемнәр:
- 1 нче Алексеевск мәктәбенең математика укытучысы Федорова Светлана Анатольевна;
- Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Боровкова Марина Валерьевна;
- Сахаровка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Стратеева Татьяна Юрьевна;
- Кыркүл мәктәбенең география укытучысы Косова Любовь Анатольевна;
- Левашево мәктәбенең математика укытучысы Сайкун Наиля Низамутдиновна;
- Биләр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллова Римма Хәбетдин кызы;
– «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Козлова Светлана Владимировна;
- 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Харитонова Ирина Леонидовна;
- “Куянкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Безроднова Татьяна Александровна ;
- “Бал корты” балалар бакчасы тәрбиячесе Васильева Валентина Владимировна;
- Урта Тигәнәле балалар бакчасы тәрбиячесе Җаббарова Алия Рафаэль кызы;
- Лебедино балалар бакчасы тәрбиячесе Молочкова Әлфия Әлхәт кызы.
“Бал корты” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Наталья Долгованы да сәламләделәр. Берничә дистә ел буена безнең педагог “Ел тәрбиячесе-2018” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалисты һәм “Иҗади педагог”номинациясендә җиңүче булды.
“Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Николаевна Чернова “Иҗат могҗизалар тудыра” номинациясендә “Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим-2018” рус телле тәрбиячеләрнең республика һөнәри осталыгы конкурсында җиңүче булды.
Җиңүчеләрне һәм номинантларны фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының оештыру-методик эш буенча баш белгече Татьяна Алексеевна Андреева да котлады, ул Алексеевск җирендә искиткеч әйбәт фидакарь педагоглар эшли, дип билгеләп үтте.