2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.
Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән очракта, хезмәткәрләрнең айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 11 280 сум) ирешмәсә, эш бирүчеләргә аны күрсәтелгән зурлыкка җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.
Минималь хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылалар.