Шимбә көнне, 19 гыйнварда, Хач ману бәйрәме булачак.
Правослау динен тотучылар чиркәүгә җыелачак, аннары тәре йөреше белән Ахтыр күленә юл тотачак.
08.00-10.00 – Воскресение чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте;
10.00-10.30 - Ахтыр күленә тәре йөреше;
10.30-11.00 – суны аруландыру йоласы;
11.00-24.00 – Ахтыр коесында коену.
Хач ману бәйрәмендә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында авто һәм мототранспортның кичен һәм төнлә Северная һәм Гагарин урамнарында хәрәкәте чикләнәчәк.