Сезнең тәкъдимнәрегез

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәгә (ОВОС) тәэсирен бәяләү кысаларында республиканың биологоик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018-2019 елгы ау сезонында республика территориясендә ау ресурсларын алу күләмен нигезләү өчен материаллар әзерләү эше башкарыла.

 Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар ОВОС материалларының башлангыч варианты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне Комитетка 2019 елның 21 мартына кадәр җибәрә алалар. Адресы: 420021, Казан шәһәре,  Тинчурин урамы, 29 нчы йорт,  электрон почта: ojm@tatar.ru.

 Дәүләт  экологик экспертизасына материаллар әзерләү кысаларында иҗтимагый тыңлаулар да узачак. ОВОСның башлангыч материаллары белән Интернет челтәрендә Комитетның рәсми сайтында (http://ojm.tatarstan.ru») танышырга була.

Алексеевск районы буенча иҗтимагый тыңлаулар 2019 елның  21 мартында иртәнге 10 да Алексеевск ш.т.б, Куйбышев урамы, 85 нче йортта узачак.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International