18 гыйнварда Алексеевск районында РФ хезмәт законнарын үтәү белән бәйләнгән мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны Әлмәт шәһәрендәге бүлек начальнигы, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт хезмәт инспекторы Ф.Р. Хәернасов кабул итәчәк.
Кабул итү Алексеевск муниципаль районы хакимияте бинасында булачак. Адрес: Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт. Кабул итү вакыты - иртәнге 10 нан 12 гә кадәр.