Оператив һава торышы

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Уңайсыз һава шартлары

2019 елның 16 гыйнварында көндез,  17 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда  кар һәм юеш кар, буран, күз күреме  500 метрга кадәр  начараю, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан көчәйгән вакытта 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре хасил булу көтелә.

 

 2019 елның 17 гыйнварына 16 гыйнвардагы кичке 6 дан 17 гыйнварда кичке 6 га кадәр

Казан буенча:

 Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, буран.

 Көндез урыны белән аз гына кар.

 Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә һәм иртән секундына 9-14 м, көчәйгәндә 20 метрга кадәр, көндез 5-10 метр тизлектә.

 Һаваның минималь температурсы төнлә һәм максималь температурасы көндез - 6..-8˚, аязайган вакытта -11 градуска кадәр.

 Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Татарстан Республикасы буенча:

 Болытлы һава.

Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән көчле җил, буран, урыны белән бозлавык.

 Көндез урыны белән бераз кар, юеш кар, аз гына буран.

 Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә һәм иртән секундына 9-14 метр, көчәйгәндә 15-20 м, урыны белән 23 метрга кадәр тизлектә; көндез  - 5-10 м, көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурсы төнлә һәм максималь температурасы көндез 3..-8˚, аязайганда  ТРның көнбатышында -13  градуска кадәр.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International