Хисап җыелышлары башланды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Алексеевск районының ике авыл җирлегендә 2018 елда  җирле үзидарә органнарының  эшенә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр. Биләрдә җыелыш Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узды.  Зур Полянка авыл җирлегендә  йомгаклау җыелышында башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм район башлыгы урынбасары Галина Белова катнашты. Хисап җыелышлары алдыннан  район хезмәтләре һәм бүлекләре җитәкчеләре гражданнарны кабул иттеләр. Төп темалар: белем бирү, хокук тәртибе, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышынды, депутат эшчәнлегенә йомгак ясалды, эшмәкәрлек эшчәнлеген  үстерү турында докладлар тыңланды. Сергей Демидов  авыл халкына  мөрәҗәгатендә һәр кешенең үзенең кече ватаны язмышында катнашу мөһимлеген билгеләп үтте. Гражданнарга үзара салым программасының гамәлгә ашырылуы  мәсьәләсен искәртеп, муниципалитет башлыгы шундый зур ярдәм аркасында  күп кенә җанны әрнеткән мәсьәләләрне: су белән  тәэмин итү, юллар салу һ.б.ларны хәл итеп  була, диде. Малларны күзәтүчесез көтү мәсьәләсенә кагылып үтелде, җаваплылык чарасы турында искә төшерелде. Аерым игътибар Биләр чишмәсен реконструкцияләүгә бирелде. Сергей Демидов, күп татарстанлының яраткан урынын үзгәртү, матурайтуның максаты – тарихи объектны саклап калу, эш урыннары санын арттыру һәм туристларны җәлеп итү максатында нык үскән инфраструктура булдыруу, дип әйтеп китте.

Хисап җыелышлары азагында  “Иң яхшы Яңа ел чыршысы” конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы булды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International