Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә көндез, 16 гыйнварда, шулай ук төнлә һәм иртән 17 гыйнварда Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, шулай ук буран, бозлавык көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарая, дип кисәтәләр республика синоптиклары.
Көньяк-көнчыгыштан көчле, көчәйгәндә секундына 15–20 метрга, ә урыны белән 23 метрга кадәр җил. Юлларда - бозлавык, кайбер урыннарда кар көртләре дә булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә ТР Гидрометүзәге кисәтүендә.
Республикада болытлы һава булачак. Тәүлекнең караңгы вакытында 16 сында термометр баганасы нульдән 8 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән 5 градуска кадәр, шул исәптән Казанда 0 дән -2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.