2019 елның 9 гыйнварында Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А Хәмзина, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина һәм Левашево авыл җирлеге башлыгы С.А Демидова күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Гайнуллина Зәйнәп Сәмигулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Гайнуллина Зәйнәп Сәмигулла кызы Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында ишле гаиләдә туа. 1941 елда 12 яшендә совхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән бергә Левашево авылына күчеп китәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зәйнәп Сәмигулла кызы авыл клубында җыештыручы булып эшли, шуннан лаеклы ялга да китә. Хәзер ул Левашево авылында улы белән яши. Олы яшьтә булуына да карамастан, күңел күтәренкелеген югалтмый. Зәйнәп Сәмигулла кызының тугыз оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Аны балалары һәм оныклары чолгап алган, аңа мөнәсәбәт әйбәт, аны яраталар һәм хөрмәт итәләр.