2019 елның 9 гыйнварында Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.К.Свистунов күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Солонцы авылы кешесе Ракова Нина Кирилловнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Ракова Нина Кирилловна Алексеевск районының Солонцы авылында туа. Сугыш вакытында Казан шәһәренең 22 нче заводыннан урман кисәргә җибәрелә – урман кисә. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә эшли. 1951 елда кияүгә чыга, хисапчы, учетчик, Караваево мәктәбендә җыештыручы булып хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга да китә. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Нина Кирилловнаның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Кызы белән яши, укырга, җырларга бик ярата. Ул балаларының һәм күп санлы туганнарының кайгыртуын тоеп яши, алар аны бик яраталар, аңа бик әйбәт мөнәсәбәт һәм хөрмәт күрсәтәләр.