2019 елның 10 гыйнварында Лебяжье авыл җирлеге башлыгы М.Б.Зверев, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина, район ветераннар Советы әгъзасы Н.И.Глазунов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Н.А.Семина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Лебяжье авылы кешесе Банницын Павел Александровичны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Павел Александрович Алексеевск районының Мурзиха авылында туа. Сугыш вакытында «Память Ленина» колхозында төрле эшләрдә эшли, үгез җигеп, басуларны сөрә, ФЗӨдә төзү эшләре штукатурлыгына укый. 1946 Павел Александровичка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшыралар. 1952 елда армиядә Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Өенә кайткач, өйләнеп җибәрә. Хатыны белән бергә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Эчке эшләр министрлыгында эшли, 15ел Алексеевск сөт-консерв комбинатында транспорт бүлеге начальнигы булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.
Павел Александровичның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.