Закон нигезендә Россия Федерациясенең теләсә кайсы укучысы музейга бер тапкыр бушлай бару хокукына ия. Муниципаль музеебыз җитәкчелеге карары белән инде күп еллар дәвамында балаларның музейга бушлай баруы өчен һәр айның беренче сишәмбесе билгеләнгән. 2019 елда андый көннәр 15 гыйнварда (чөнки беренче ике сишәмбе бәйрәм ял көннәренә туры килде), 5 февральдә, 5 мартта, 2 апрельдә, 7 майда, 4 июньдә, 2 июльдә, 6 августта, 3 сентябрьдә, 1 октябрьдә, 5 ноябрьдә, 3 декабрьдә булачак. Гадәти эш көнендә музей иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр эшли, төшке ял вакыты - 12 дән 1 гә кадәр.
Хәзер музейга йөрүнең асылы турында. Бөтен кеше дә белмидер әле: ЙӨРЕРГӘ сүзе кешенең кайсы вакытка килгән булса, шул вакытта карарга мөмкин булган музей экспозицияләрен мөстәкыйль карап йөрүе дигәнне аңлата. Әлеге категориядәге ташламага ия кешеләр өчен бу көнне экскурсияләр, консультацияләр һәм башкалар бушлай үткәрелми.
Тиешле документларын күрсәткәндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 7 яшькә кадәрге балалар, шулай ук күп балалы гаилә балалары музейга бушлай теләсә кайсы эш көнендә, шулай ук шимбә көнне дә иртәнге 9 дан көндезге 3 кә кадәр килә алалар
Моннан тыш, бушлай бару өчен елга тагын берничә көн бар: болар – 9 май – Җиңү көне – барлык халык өчен ирекле килү; 1 июнь – Балаларны яклау көне (шул рәвешчә, балалар өчен, ләкин бу көн якшәмбе көне булырга тиеш түгел); әгәр 1 октябрь эш көне булса, керү барлык пенсионерлар өчен бушлай.
Музеебызга килүчеләрнең тагын бер аерым категориясе бар, болар – БҮЛӘК ИТҮЧЕЛӘР, асылда дусларыбыз һәм фикердәшләребез, ягъни туган ягыбызның тарихын саклау өчен даими төстә музей фондына берәр нинди экспонатлар яки музей предметлары, ядкарьләр дип аталучы мөһим һәм кыйммәтле әйберләр тапшыралар, алар хәтта югары дәрәҗәдәге музей коллекциясен дә бизәргә сәләтлеләр. Андый кешеләрне без актив хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән туганнары һәм дуслары белән кадерле кунакларны каршылаган кебек каршылыйбыз.
Хезмәт даны музее дүшәмбедән җомгага кадәр һәрвакыт бөтен кеше өчен бушлай эшли, ә юридик статусы буенча В.И.Абрамов исемендәге Туган як музееның филиалы булып тора.
Ләкин музейга бушлай йөрергә яратучылар өчен әле моның белән генә бетми. Алексеевск балалар иҗаты үзәгендә 2018 елның 22 февралендә “Йолдыз” хәрби-патриотик клубының музей бүлмәсе ачылды. Ләкин ул һәрвакытта да ачык түгел, чөнки аның җитәкчесе - төп эше буенча Туган як музее хезмәткәре, шуңа күрә кунакларны эшеннән буш вакытта гына кабул итә ала. Кем өчендер бу тискәре нәрсә булып тора. Ләкин моның уңай яклары да бар. “Йолдыз” музее – интерактив. Бу шуны аңлата: анда бөтен нәрсәне кулың белән тотып карарга, ә кайбер нәрсәләрне киеп, онытылмаслык фотосурәткә дә төшәргә мөмкин. Шулай ук 89274099110 телефоны буенча (Владислав) килү вакыты турында сөйләшергә дә була, әйтик, шимбә көнгә дип.
Барлык сораулар белән музейга 2-43-47 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.