Гражданнарны кабул итү

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

 15 гыйнварда иртәнге 8 дә Алексеевск ш.т.б.,  Совет мәйданы, 1 нче йортта  урнашкан Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты бинасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаганнар гаиләләренә хокук ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итү прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү бүлекләре вәкилләре катнашында узачак.

Белешү өчен телефон: 2-38-19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International