2018 ел волонтерлык химаясендә узды. Алексеевск районында волонтерлар ярдәмен Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары алды. Мәктәп укучылары гадәттәгечә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, ялгыз картларга һәм инвалидларга шефлык, волонтерлек ярдәме күрсәтәләр. Белем бирү учреждениеләре ягыннан бер генә өлкән кеше дә ялгыз калдырылмый: аларның һәркайсына аерым сыйныфлар – укучылар һәм укытучылар беркетелгән. Алар ишегалларындагы һәм түбәдәге карны чистарталар, эрегән суларны агызып җибәрәләр, утыннарын өяләр, яшелчәләр утырталар, ишегалларын һәм өйләрен җыештыралар – себерәләр, чүп-чарны җыештырып алалар, тәрәзәләрне юалар, азык-төлек алырга кибеткә баралар. Бу эшләр мәктәп укучыларының хәлләреннән килерлек.
Яңа ел һәм Раштуа алдыннан балалар олы кешеләрне котладылар: аларга открыткалар һәм үз куллары белән ясаган сувенирлар тапшырдылар, өйләрен бизәделәр, концерт куйдылар.
Волонтерлыктан тыш, зиратлар һәм һәлак булган якташларына куелган һәйкәлләр, обелисклар территорияләрен, ветераннар күмелгән урыннарны төзекләндерү эше дә алып бардылар.