Тренер Бари Сөләймановның тәрбияләнүчеләре Россия Федерациясе командасы составында иң яхшылар исемен тагын бер кат расладылар. 19 декабрьдән 22 сенә кадәр Астанада 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге булып узды. Ярышта 15 якын һәм ерак чит илдән 180 нән артык спортчы катнашты. Россия командасы составында безнең Алексеевскиның өч көрәшчесе катнашып, бик яхшы чыгыш ясады. Көрәшчеләребез илебез һәм Татарстаныбыз йөзенә кызыллык китермәделәр - Россия җыелма командасы копилкасына өч алтын һәм бер бронза медаль өстәделәр. Латыйпов Тимур финалда Казахстан көрәшчесен җиңде һәм 57 кг үлчәү авырлыгында беренче урынны алды.
Абрамов Алексей финалда Үзбәкстан көрәшчесен җиңде һәм 62 кг үлчәү авырлыгында беренче урынны алды.
Абдуллин Андрон бронза медаль өчен Кыргызстан көрәшчесен отып, 68 кг үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады.