Бөтен дөнья бөек тантананы - дөньяга коткаручыбыз Гайсә пәйгамбәр килүен бәйрәм иткән шушы изге көннәрдә сезне зур шатлык белән котлыйсым килә. Гайсә пәйгамбәр салкын тау куышында туа, аңа өйдә урын табылмый, ләкин ул тугач, фәрештәләр дан җырлый, бу вакыйгага Җир дә, Күк тә тантана итә. Аллаһы Тәгаләгә дан, җиргә тынычлык, мәрхәмәт иңсен - шул сүзләр белән Раштуа төнендә фәрештәләр Гайсә пәйгамбәрне данлый, Коткаручыбызның тууы турында шатлыклы хәбәрләр җиткерә.
Раштуа – ул Христосның туган көне. Изге китапта язылганча, аның тууы алдан ук билгеле була, юлаучыларга ул күктәге йолдыз булып күренә. Алар инде күптән коткаручы туачак, дип тилмереп көтәләр. Йолдыз күрсәткән юл буенча мәгарәгә тап булалар, изге кыз Мариянең Аллаһ улын тудырганын күрәләр. Бала сарыклар тагарагында ята.
Ул җиребезгә тынычлык алып килә. Бу тынычлык сүзен без һәрчак священник халыкка “Барыбызга да тынычлык!” дип үгет-нәсыйхәтен биргәндә чиркәүләрдә ишетәбез.
Зурлап билгеләп үтелүче бәйрәмнәрнең берсе саналган әлеге бәйрәм үзендә якты хисләр һәм ниятләр саклый, какшамас рухи кыйммәтләр нигезендә халыклар берлегенә хезмәт итә, якты өметләр алып килә һәм йөрәкләрне игелек, мәрхәмәт, сабырлык хисе белән сугара.
Кадерле алексеевскилылар! Сезне шушы бөек бәйрәм белән котлыйм! Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм кылган ниятләрегездә уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре йөрәкләрегезгә яшәү көче өстәсен, йортларыгыз һәрвакыт сөю һәм җылылык хисе белән тулып торсын!
Алексеевск благочиниесе благочинные
протоиерей Павел Чурашов