9 гыйнварда Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Е.А Хәмзина, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина һәм Левашево авыл җирлеге башлыгы С.А Демидова күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Гайнуллина Зәйнәп Сәмигулла кызын 90 яше тулу көне белән котладылар, аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Гайнуллина Зәйнәп Сәмигулла кызы Алексеевск районының Коры Көрнәле авылында күп балалы гаиләдә туа. 1941 елда 12 яшендә совхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга. Ире белән бергә Левашево авылына күчеп китәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зәйнәп Сәмигулла кызы мәдәният йортында җыештыручы булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Хәзер ул Левашевода улы белән яши. Олы яшьтә булуына да карамастан, оптимист булып кала. Зәйнәп Сәмигулла кызының тугыз оныгы, биш оныкчыгы бар. Аны балалары һәм туганнары яраталар, аның белән яхшы мөнәсәбәттә торалар, ул барысының да игелеген һәм хөрмәтен тоеп яши.