2018 елда Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында  X Спартакиада йомгаклары

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  2018 елда унынчы ел рәттән Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында спортның 11 төре буенча  спартакиада булып узды. Ярышларда 38 оешма катнашты, анда ГТО фестивале, милләтләр кроссы һәм “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышлары  иң зур ярышлар булдылар.

 Исегезгә төшерәбез:  авыл җирлекләре мәктәпләре өчен -  әлеге җирлек кешеләре, ә Алексеевск мәктәпләре һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре өчен ата-аналар һәм әлеге мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары уйнады. Зачетка  унбер төрдән тугыз  төр буенча баллар керде, нәтиҗәдә  белем бирү учреждениеләре арасында иң яхшылар булдылар:

- I урында – 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- II урында  – Юеш Көрнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе;

- III   урында –  3 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 

Оешмалар һәм  предприятиеләр арасында:

- I   урында - үзәк район хастаханәсе;

- II  урында –   «Алексеевскдорстрой»ААҖ;

- III урында – «Алексеевская Керамика»ААҖ.

Призерларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз, спартакиадада катнашучыларның барысына да нык сәламәтлек һәм киләсе ярышларда яңа җиңүләр яулауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International