2018 елның 1 гыйнварыннан 800 меңләп эшләмәүче пенсионерның иминият пенсиясе 3,7% ка күтәрелде, бу - 2017 ел йомгаклары буенча инфляция дәрәҗәсеннән 2,5% ка югарырак. Хезмәт эшчәнлекләрен туктаткан (эштән 2018 елның 1 октябреннән киткән) пенсионерларга пенсия шулай ук ел дәвамында барлык индексацияләрне исәпкә алып күтәрелде. Шул елның августында 290 меңләп эшләүче пенсионерның моңа кадәрге эшләү чорлары өчен иминият пенсияләре гариза бирмичә яңадан исәпләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе тормышның социаль әһәмиятле чорлары (нигездә ата-ананың баласын 1,5 яшькә кадәр карау белән бәйләнгән) иминият пенсиясе гариза язганнан соң яңадан исәпләнде. Пенсияләрне шәхси яңадан исәпләү нәтиҗәсендә пенсиягә уртача 284 сум өстәлде. Нәтиҗәдә 2018 елда картлык буенча пенсионерларның уртача иминият пенсиясе күләме 461 сумга артты һәм 13,7 мең сум яки Татарстан Республикасы пенсионерларының яшәү минимумының 188,5 процентын тәшкил итте.
2018 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсиясе, социаль пенсияне дә кертеп, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 2,9% ка индексацияләнде. Бү күтәрү 80 меңләп пенсионерга кагылды. Шуның белән бергә башка түләүләр дә индексацияләнде, аларның күләме социаль пенсияләрнең үсешенә бәйле. Нәтиҗәдә социаль пенсиянең күләме 255 сумга артты һәм 8,3 мең сум тәшкил итте (пенсионерның яшәү минимумына карата 114 процент).
Барлык эшләмәүче пенсионерларга ел дәвамында яшәү минимумына кадәр җитәрлек өстәмә социаль түләү гамәлгә ашырылды, ул аларның керемен Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү дәрәҗәсенә кадәр җиткерәчәк.
2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнде, бу - булыр дип көтелә торган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Шунысын да искәртик: пенсиянең күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арттыру көтә. Индексацияләгәннән соң фиксацияләнгән түләү күләме айга - 5334,2 сум, пенсия баллы бәясе 87,24 сум тәшкил итәчәк. Ә 2019 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия белән тәэмин итү пенсияләре, социаль пенсияләрне дә кертеп, барлык пенсионерларга 2,4% ка индексацияләнәчәк.
2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш.
1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300–1400 сум алачак.
Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә яшәүчеләргә кагыла.
Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: картлык буенча пенсия алучылар, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе халык белән, ПФРга килмичә генә дәүләт хезмәтләрен алучылар белән эшләүнең интерактив, дистанцион, читтән торып һәм башка формаларын үстерергә омтыла, бу гражданнарның акчасын һәм транспорт чыгымнарын янга калдыра. 2018 елның 11 аенда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 350 мең дәүләт хезмәте күрсәтте, шулардан 291 меңе яки 83,3 проценты - электрон рәвештә. Шуның белән бергә пенсия билгеләү турында электрон гаризаларның өлеше - 92,9 процентка кадәр (2017 елда ул 83,6 процент тәшкил иткән иде), пенсияләр китерү турында электрон гаризалар өлеше 93,6 процентка кадәр (2017 елда 90 процент) артты.
Электрон сервислар
ПФРның электрон сервисларыннан Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына түгел, ә бәлки бүген иң киң таралган iОS Android платформаларында эшләүче смартфоннар өчен ПРФның мобиль кушымтасында да файдаланырга мөмкин. Мобиль кушымта эшләтелә башлаганнан бирле ул 600 меңнән артык файдаланылган.
“Сезнең контроль” системасы мәгълүматлары нигезендә Татарстанның Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре сыйфатыннан канәгать булулары турында тотрыклы рәвештә югары бәяләр алалар.
2018 елда алдан исәпләнгән мәгълүматлар буенча гражданнарның Пенсия фонды хезмәтләре күрсәтү сыйфатыннан канәгатьләнү алу дәрәҗәсе республикада 98,43% тәшкил итте.
Инвалидларның федераль реестры (ФРИ) һәм Социаль тәэмин итү буенча бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИССО)
2018 елда Пенсия фонды ике федераль проектны тормышка ашыру өстендә эшләүне дәвам итә: инвалидларның федераль реестры һәм Социаль тәэмин итү буенча бердәм дәүләт мәгълүмат системасы.
Ел дәвамында инвалидларга инвалидлык турында мәгълүматлар нигезендә ( ул “Инвалидларның федераль реестры” дәүләт федераль мәгълүмат системасында - ФГИС ФРИ - урнаштырылган) пенсияләр билгеләү буенча пилот проекты үткәрелде. Проект кысаларында пенсияләрнең 87 проценты һәм ай саен акчалата түләү Татарстан Республикасында инвалидлар турында ФГИС ФРИ мәгълүматлары буенча билгеләнде.
2019 елда инвалидның шәхси кабинетында инвалид эш эзләгәндә мәшгульлек хезмәтенең ярдәм итүе турында гариза бирүнең яңа сервисы пәйда булачак. Шулай ук “инвалид” билгесе бирүгә электрон гариза да гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, ФРИга муниципалитетлар күзлегеннән чыгып, яңа сайлап алынган мәгълүматларны өстәү дә планлаштырыла, бу мәшульлек хезмәтләренә инвалидларны эшкә урнаштыру программасын нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Социаль тәэмин итү буенча Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы 2018 елның башында эшли башлады. Тулаем республика буенча 1,8 мең җирле социаль яклау чаралар реестры формалаштырылды һәм ЕГИССОга кертелде, 2,1 мең алучыга карата социаль яклау чаралары билгеләү фактларының 15,1 млн. реестры формалаштырылды һәм ЕГИССОга кертелде.
Шулай ук ЕГИССОга социаль калькулятор да кертелде, ул территориягә һәм алучының категориясенә бәйле рәвештә күрсәтелә торган социаль яклау чараларының барысын да күрергә мөмкинлек бирә. Сервистан порталның ачык өлешеннән дә, шулай ук шәхси кабинеттан да файдаланырга була, анда кешегә билгеләнгән социаль яклау чаралары өстәмә рәвештә чагылдырылган.
2019 елда гражданнарга аларга тиешле социаль яклау чаралары турында хәбәр итү, шулай ук тормыш хәлләрен исәпкә алып, «социаль калькулятор» сервисын үстерү дә планлаштырыла.
ФРИ һәм ЕГИССО барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлардан дәүләт социаль ярдәме алучы гражданнарның барлык категорияләре буенча социаль ташламаларның бөтен комплексын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Мәгълүмат системалары социаль чыгымнар нәтиҗәлелеген һәм социаль яклау чаралары алуга хокуклары турында гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Ана капиталы
Ана капиталын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның 11 аенда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе ана капиталына 18 меңнән артык сертификат бирде һәм 7,7 млрд. сумлык акчага идарә итү турында гаиләләрнең 20,7 мең гаризасын канәгатьләндерде. Ана капиталы буенча күрсәмәләрнең иң күп өлешен, һәрвакыттагыча, торак шартларын яхшырту турындагы гаризалар тәшкил итте.
Торак мәсьәләләре ана капиталы буенча чыгымнарның төп статьясы булып калсалар да, торган саен күбрәк гаиләләр акчаны балаларын укытуга тотарга тырышалар. Белем бирү хезмәтләренә түләүгә күрсәтмәләрнең артуы шуның белән дә аңлатыла: 2018 ел башыннан программага төзәтмәләр эшли башлады, алар акчаны мәктәпкәчә укытуга файдалану буенча өч еллык чикләүләрне бетерде, шуның белән гаиләләргә сертификатны рәсмиләштергәннән соң ук җибәрергә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә 4 меңләп гаилә яңа мөмкинлектән файдаланды һәм ана капиталы акчасын балалар бакчасына һәм яслеләргә йөргән өчен түләде.
2018 елда ана капиталының тагын бер яңа юнәлеше - керемнәре түбән гаиләләр өчен ай саен түләүләр. Аңа хокукны гаиләләрендә бала ел башында туган, ә гаиләнең бер әгъзасына керем күләме хезмәткә сәләтле халыкның 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алды. 2018 елда ПФРның территориаль органнарына ай саен түләнә торган акчаны алу өчен 350 гаилә мөрәҗәгать итте.
Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасында Россия гаиләләренә бирелгән сертификатлар саны 264,5 мең сумга җитте, акчадан тулысынча 209,6 мең гаилә файдаланды.
ПФР органнарының төп бурычлары
- 2019 елдан башлап фиксацияләнгән түләүгә 25 процент өстәмәне исәпкә алып, авыл пенсионерларының пенсияләрен яңадан исәпләүне төгәлләү һәм күтәренке пенсия түләү.
- Яңа елдан үз көченә кергән пенсия законнарының яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм тиешле мәгълүмати-аңлату эше.
- Пенсия алды яшендәге гражданнар турында мәгълүмат бирү системасын эшләтеп җибәрү.
- Яңа сәбәпләр аркасында (өч-дүрт баласы булган күп балалы әниләр, зур эш стажына ия кешеләр - хатын-кызлар өчен – 37 ел, ир-атлар өчен - 42 ел) пенсиягә срогыннан элек чыгучы кешеләрне ачыклау эшен оештыру.
-Инвалидларның федераль реестрын һәм Социаль тәэмин итү буенча бердәм дәүләт мәгълүмат системасын тагын да үстерү.
Россия Пенсия фондының кайнар линиясе: 8 800 302 2 302
ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең контакт үзәге: 8(843)279-27-27
Telegram да онлайн консультация +7 (927)419-27-27.
Интернет-сайтлар www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www . facebook . com / pfrrt ,
www . twitter . com / PFR _ TATARSTAN
telegram . me / opfr _ rt
ТР буенча Россия пенсия фонды бүлекчәсенең мабугат хезмәте (843)279-25-13, 279-25-11, pressa . pfr @ gmail . com