Пенсия законнарында авыл хуҗалыгында эшләүче гражданнарга кагылышлы яңалык

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш.

1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300–1400 сум алачак.

Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә яшәүчеләргә кагыла.

Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: картлык буенча пенсия алучылар, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак.

 Бу мәсьәлә буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки барлык документлар әзерләнгән. Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.

Бүгенге көндә  Татарстан Пенсия фонды  белән эшләү тулы көчкә оештырылган, һәм бу елның гыйнварыннан әлеге түләүләр гамәлгә ашырыла башлады инде.

Россия Пенсия фондының кайнар линиясе: 8 800 302 2 302

 ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең контакт үзәге: 8(843)279-27-27

 Telegram да онлайн консультация  +7 (927)419-27-27.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International