Юл буйларында кар өемнәре ясауга юл куярга ярамый

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбер гражданнар, үз территорияләрендәге карны көрәп, аны  машиналар йөри  торган юлга  түгәләр. Моңа юл куярга ярамый. Шуның аркасында юл хезмәтләре  юлны киңәйтә алмыйлар, бу, үз чиратында,  машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең куркынычсызлыгына начар тәэсир итә. Шуның өстенә мондый кар өемнәре күрү мөмкинлегенә  дә киртә булып торалар.

Хөрмәтле алексеевскилылар! Карыгызны йөри торган юлга түгел, ә өйләрегез янына өегез. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Таләпләрне санга сукмаучы ваемсыз кешеләргә һәм сәүдә нокталары хуҗалаларына берничә күрсәтмә чыгарылды инде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International