Фоторепортаж: Алексеевскида Раштуа күңел ачулары бик матур узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйрәм алдыннан  традицион мото- авто ярышы булды.

«Мотобратии во Христе» мотоциклчылары, “Свет миру” правослау яшьләре хәрәкәтендә катнашучылар алексеевскилыларга христианнарның бөек  бәйрәме турында хәбәр иттеләр: бистә буйлап  мотоциклчылар, автомобильчеләр колонналары һәм күчмә чаң кагу манарасы йөреп торды. Динамикадан яңгыраган халык җырлары һәм дини  җырлар, кыңгырау тавышы мәхәллә кешеләренә шатлык өләште. Мото-автоярышта катнашучылар  зур кибетләргә керделәр, анда сатып алучыларны һәм сатучыларны сөенереп, Раштуа колядаларын әйттеләр.

 Чиркәүдә догалар укыгач, ярышта катнашучыларны, шулай ук якшәмбе мәктәбе укучыларын һәм мәхәллә кешеләрен протоиерей Павел Чурашов  бәйрәм белән котлады. Ул якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

 Шуннан соң бәйрәм Чиркәү мәйданына күчте, анда  концерт һәм уеннар белән халыкның күңел ачулары башланды. Үзешчән артистлар мәхәллә кешеләре һәм якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр белән бергә  тамашачыларга бик матур Раштуа концерты күрсәттеләр, ул килгән кешеләрнең өшегән җаннарын җылытты. Күңелле конкурслар, уеннар, шулай ук  кайнар коймаклар белән чәй эчү Һәм янып торган учак тамашачыларга туңарга ирек бирмәде. Алексеевскилыларны Раштуа бәйрәме  белән  Алексеевск благочиниесе благочинные Павел Чурашов котлады. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин  район башлыгы Сергей Демидовның котлавын укыды.

 Бәйрәм мотоциклларда һәм кар бураннарында йөрү белән тәмамланды. Бала-чагалар, көн салкын булуга да карамастан, рәхәтләнеп тимер атларда йөреп, озак вакытка  күпме тәэсирләр алдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International