Мәдәният йортына аз тәэмин ителгән гаилә балалары җыелды. Шау-шулы әйлән-бәйлән уеннарыннан һәм шигырь сөйләүләрдән соң кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга берәр капчык татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар шатлыгының иге-чиге булмады.
- Балаларның елмаюы – без, акцияне оештыручылар өчен, иң яхшы бүләк, - ди Алексеевск шәһәр җирлеге депутаты Ольга Зубрилова, - шатлык бүләк итү бер дә авыр түгел, һәм без авыр хәлдә калган балалар өчен Яңа ел бәйрәмен чын мәгънәсендә тылсымлы итәргә тырышабез.