Алексеевск районында хәйрия чыршысы булды

2019 елның 4 гыйнвары, җомга

Әкият геройлары балаларга сәхнәләштерелгән тамаша һәм сабын күбеге шоуы оештырдылар. Малайлар һәм кызлар бик күңелле итеп биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, әлбәттә инде,  Кыш Бабайга һәм Кар Кызына  шигырьләр сөйләделәр. Кызыклы конкурслардан соң балалар биредә үк  төшке ашны да ашадылар. Бәйрәмнән беркем дә  Яңа ел пакеты алмыйча һәм бүләксез китмәде.

- Мондый хәйрия чыршысы инде традициягә әйләнеп бара, аңа балалар торган саен  күбрәк кушыла, - дип сөйли акцияне оештыручы район Советы депутаты Наталья Гордеева. -   Бу чараны без гаиләбез белән үткәрәбез, ләкин быел  бик күп кеше безнең янга килеп, үз ярдәмнәрен тәкъдим итте: кемдер уенчыклар, кемдер концтоварлар,  тәмле-татлы ризыклар алып килде.  Бергәләп без бик шәп бәйрәм үткәрә һәм балаларга Яңа ел кәефе бүләк итә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International