Традиция буенча ел саен Хисап палатасы хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр тапшыру, шулай ук үзләренең күңел җылыларын бирү һәм игътибар күрсәтү өчен “Кайгырту” приютына киләләр.
Быелгы ел да искәрмә булмады. Әкият персонажлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр һәм балалар белән уйнадылар. Кыш бабай белән бергә алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены уйнадылар, кунакларга шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар. Моның өчен алар бик күп тәмле-татлы ризыклар һәм бүләкләр алдылар.