7 гыйнварда Алексеевск ш.т.б.да халык күңел ачулары булачак. Укучыларыбыз игътибарына бәйрәм анонсын тәкъдим итәбез:
11.00-12.00 – мотоярыш;
13.00-16.00 – халык күңел ачуары: кар бураннарында, «ватрушкаларда», мотоциклларда йөрү, уеннар, ярышлар, спорт-күңел ачу чаралары (снежные баталии), бәйрәм концерты!
Бәйрәм кунаклары өчен ярминкә оештырылачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да кайнар чәй һәм коймаклар белән сыйлаячаклар.
Килегез!