Кыркүлдә яшь белгечләргә яңа өйләрдән ачкычлар тапшырдылар.
“Алексеевск” халык предприятиесенең тугыз хезмәтчәненә яңа торак чын Яңа ел бүләге булды. Өйләр республика программасы буенча хуҗалык сыер савучылары, мехнизаторлары һәм комбайнчылары өчен төзелгән иде. Ачкычлар тапшыру тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, авылда тагын шундый ун өй төзү планы бар, дип белдерде.
- Быел без 14 мең квадрат метр торакны тапшырдык инде, бу - соңгы объект, - диде ул.- Ул - хезмәтчәннәргә яхшы бүләк. Киләсе елда янәшәдә тагын шундый ун өй пәйда булачак, дип өметләнәбез.
Наил Камил улы шулай ук төзелештә аерылып торган «Керамика-Маркет» төзүчеләренә Рәхмәт хатлары да тапшырды.
«Хузангай» хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Чугунов, яңа торакны халык предприятиесенең иң яхшы хезмәтчәннәре алды, дип басым ясап әйтте:
- Бу торак хуҗалыкның иң яхшы белгечләре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә төзелде. Аларда бөтен уңайлыклар бар, - дип ассызыклап әйтте ул. - Аларны алучылар – хуҗалыкның горурланырлык кешеләре. Без Яңа елны яңа өйдә каршылаячагыгызга бик шатбыз. Бу өйләр балалар көлүенә, шатлыкка күмелсен һәм бөтен эшегез уң булсын!
Килешү шартлары буенча яңа өйләрнең хуҗалары торак бәясенең 30 процентын гына түләячәкләр һәм биш ел хуҗалыкта эшләргә тиеш булачаклар, шуннан соң өй үзләренеке булачак. Яңа өйгә күчүче тугыз гаиләнең өчесе – Кыркүл кешеләре, калганнары башка авылларда яшәгән. Хәзер хуҗалыкның баш энергетигы Денис Денисов гаиләсе өчен күңелле яңа өйгә күченү мәшәкатьләре башланачак.
- Моңа кадәр хатыным Юлия белән Чуаш Майнасы авылында кайнаналарымда яшәп тордык. Һәр көнне эшкә бару өчен иртүк торырга туры килә иде. Кайчак эшкә ватылуларны төзәтү өчен чакырсалар, кич белән генә кайтып керә идем. Төнгегә калган чаклар да булды. Хәзер, ниһаять, өй эшем белән янәшәдә генә. Хатыным һәм дүрт айлык улым Никита янында да күбрәк булачакмын. Яңа елга шундый бүләк өчен зур рәхмәт!