Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе үткәрә торган коррупциягә каршы сәясәт, шулай ук йөкләнгән вазыйфаларны үтәү буенча суд практикасы яктыртылды. Моннан тыш, Җәмәгать советының эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә план билгеләнде.
Мәсәлән, Җәмәгать советы әгъзаларына Идарә үткәрә торган коррупциягә каршы юнәлештәге профилактик чаралар, шул исәптән федераль дәүләт граждан хезмәткәрләренә таләпләрне үтәү буенча даими төстә эшләүче комиссиянең эше һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, дәүләт граждан хезмәтенә кабул иткәндә һәр кандидат белән коррупциягә каршы тору өлкәсендә закон таләп иткәнчә аерым әңгәмә үткәрелү һ.б.лар турында сөйләделәр.
Идарәдә тәүлек әйләнәсе автоматик режимда коррупциягә каршы көрәшү мәсьәләләре буенча “ышаныч телефоны” эшләвен Җәмәгать советы әгъзаларының исләренә төшерделәр.
Суд эшләрен анализлауга килгәндә, статистика 201 8 елда Татарстан Росреестры катнашында эшләрнең 96 проценты Идарә файдасына каралуын күрсәтә. Әлеге күрсәткечләр бөтен гариза бирүчеләрнең дә Идарәнең гамәлләре белән килешмәү турындагы гаризалар белән судларга мөрәҗәгать иткәнче Дәүләт кадастр исәбенә алуны туктаткан яки бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбенә алуны һәм хокукларны дәүләт теркәве турында гариза биргәндә туктаткан очракта иң беренче апелляция комиссиясенә мөрәҗәгать итү кирәклегеннән гыйбарәт булган судтан тыш тәртипне үтәмәүләрен күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә судлар андый гаризаларны канәгатьләндерүдән баш тарталар. Моннан тыш, Идарә һәрвакытта да диярлек законлы сәбәпләр булганда судта килеп чыккан бәхәсне суддан тыш җайга салырга әзер.
Шулай ук утырышта анкета нәтиҗәләре яңгырады. Аның кысаларында сорауларга җавап бирүчеләр кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә гариза биргәндә дәүләт хезмәтләре шартларын һәм сыйфатын бәяләделәр.
Тулаем алганда, сораштыруда катнашучылар “Күп функцияле үзәк” дүләт бюджет учреждениесендә гариза бирүчеләрне кабул итү өчен тудырылган шартлар белән дә, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты белән дә канәгать калдылар.
Җәмәгать советы эшенә йомгак ясаганда аның рәисе Динә Гайзатуллина, быел аерым игътибар теркәү органына электрон рәвештә гариза бирүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итү вазыйфасы йөкләнгән җирле үзидарә органнары эшен активлаштыруга бирелде, дип билгегәп үтте. Киләсе елда әлеге юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк, ләкин аның белән беррәттән җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан шулай ук кадастр инженерлары эшенә дә игътибар юнәлдерергә карар кабул ителде. Кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителерме-юкмы – бу күбесенчә аларның профессионализмына бәйле булачак. Утырыш азагында Динә Гайзатуллина Җәмәгать советы әгъзаларына эшләре өчен рәхмәт әйтте. Алар исә, үз чиратларында, киләсе елда үз эшләрен тагын да зуррак энтузиазм белән дәвам иттерергә әзер торуларын белдерделәр.
Матбугат хезмәте