Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә 2018  елга йомгак ясадылар

2018 елның 21 декабре, җомга

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә 2018  елга йомгак ясадылар

 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә “Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең һәм "Росреестр федераль кадастр палатасы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында киңәйтелгән утырышы булды.

 

 Азат Җаббаров үзенең докладында,  бу ел Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өчен күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасын булдыруга 20 ел, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел һәм геодезик күзәтчелеккә 85 ел тулу уңаеннан берьюлы берничә юнәлеш буенча юбилей   елы билгеләп үтелә, дип билгеләп үтте.

 Эшчәнлек күрсәткечләре турында сөйләп,  ведомство җитәкчесе,  2018 елда  Идарәгә бирелгән  дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны дәүләт теркәве турындагы гаризаларның  гомуми саны 755 меңнән артык тәшкил итә, диде. Нәтиҗәдә  кадастр  исәбенә 99 387 күчемсез милек объекты   куелды, 23 778 – алынды, хокуклар, хокукларны чикләүләр, күчемсез милек объектларын чикләүләр 681 мең сумнан артык булды. Республика  икътисадына йогынты ясаучы башка күрсәткечләрдән чыгып караганда,   ипотека шактый үсешне күрсәтте, ул 123 791  не тәшкил итте.

Төзелештә өлешләп катнашу да актив үсте. Алдагы чорга 18 меңнән артык өлешләп катнашу килешүе төзелде (2017 елда – 15 меңгә якын). Шуның белән бергә 2018 ел торак төзелешендә  өлешләп катнашу турындагы законнарда  тамырдан үзгәрешләр белән билгеләп үтелде һәм,   Татарстан Росреестры  эскроу-счетлар механизмын  файдаланып, килешүләрне  төбәкләр арасында беренчеләр дән булып  теркәде.

 Быел  “Урман амнистиясе” юнәлеше  буенча да актив эш алып барылды, аның төп бурычы -  урман реестры һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек  реестрындагы күп кенә каршылыкларны  бетерү. Урман участоклары чикләрен үтеп чыгуның 340 очрагы быел бу эш нәтиҗәсе булып торды, 200 хата төзәтелде. Башка очракларда бары тик суд аша гына төзәтергә була иде.

 Дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрүнең тагын бер мөһим элементы  кадастр инженерларының һөнәри бергәлеге белән эшләү булды. Быел     СРО  тикшерүләр үткәрү өчен   ачыклаган тупас бозулар өчен 66 мөрәҗәгать  җибәрелде. Бергә эшләү нәтиҗәләре буенча  50 ваемсыз инженер Идел буеның  СРО   составыннан чыгарылды һәм кадастр эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде. Моннан тыш,  Идарә Татарстан Республикасы прокуратурасы белән намуссыз кадастр инженерларын административ җаваплылыкка тарту буенча актив эш дәвам иттерелде.  Карау нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка 27 кадастр  инженеры тартылды. Штраф санкцияләре  700 мең сумнан артык тәшкил итте.

 Дәүләт җир күзәтчелеге  ведомство эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләреннән  берсе булып кала. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның басым ясауны киметү һәм күзәтчелек каникулларын кертү чаралары турындагы боерыкларын үтәү йөзеннән   Идарә кече һәм урта бизнес субъектларына карата  үткәрелә торган тикшерүләр санын киметте. Мәсәлән, 2018 елда 63 тикшерү үткәрелде, 2017 елда андый тикшерүләр саны 196 иде. Тулаем алганда, быел Татарс тан Республикасының  дәүләт инспекторлары тарафыннан  җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча 10,5 меңнән артык тикшерү чарасы  үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча  10,2 меңнән артык  бозу ачыкланды.

 Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин,  коллегиядә күтәрелгән проблемалар, чыннан да, актуаль һәм төбәк дәрәҗәсендә алар  тиз арада хәл итүне таләп итәләр, дип ассызыклап әйтте. Ул шулай ук  ведомстволар эшенә уңай бәя бирде һәм аның хезмәткәрләренә  куелган бурычларны хәл итүдә профессионализмнары өчен рәхмәт әйтте.

Ахырдан ТР буенча  Росреестр Идарәсе һәм Кадастр палатасы Идарәсенең киңәйтелгән  коллегия утырышында Алексей Песошин ведомстволар хезмәткәрәренә дәүләт  бүләкләре тапшырды.

Матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International