Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе хәбәр итә:    Яңа ел чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик затларның  милкен, дәүләт һәм муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин  итү максатларында  “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы 21 декабрь, 1994 ел, 69 ФЗ санлы Федераль законның 20 нче маддәсе, “Янгын куркынычсызлыгы турында”гы 18 май, 1993 ел,  1866- XXII  санлы Татарстан Республикасы Законының 25 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы территориясендә  аерым янгынга каршы режим урнаштыру турында”гы   2018 ел, 7 декабрь,  1088 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия 2018 ел,  14 декабрь,  24-18 санлы “Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” карар кабул итте, аның нигезендә түбәндәге карарлар кабул ителде:

 

  1.Аерым янгынга каршы режим  чорында IV һәм V класслы пиротехник әйберләр кулланып бәйрәм чараларын оештыручыларга  пиротехник әйберләр куллану урыннарын РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе белән бергә хәл итәргә .

 2. Пиротехник әйберләрне саклаучы һәм сатучы юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә гамәлдәге законнар нигезендә пиротехник әйберләр белән эш итүгә куела торган  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне  тәэмин итәргә.

3. Бүлек җитәкчеләренә:

 

 

 

-   яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча;

-  Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге муниципаль казна учреждениесенә;

 

- район мәдәният бүлегенә һәм халыкны социаль яклау бүлегенә:

 

-  Яңа ел бәйрәм чараларына әзерләнү һәм аларны үткәрү чорына янгын курынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга;

 

- пиротехник әйберләр куллану урыннарын РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе белән бергә хәл итәргә.

 

- Яңа ел бәйрәм чараларын  үткәрү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән  янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрергә.

 

-  РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсенә  Яңа ел чыршыларын үткәрү графигын 2018 елның 21 декабренә кадәр alekseevsk-pch104@yandex.ru электрон адресына җибәрергә.

 

 4. Алексеевск муниципаль районы һәм Алексеевск шәһәр җирлегенә тәкъдим итәргә:

 

- РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе белән килешеп,  пиротехник әйберләрне  сату урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә;

 

 - чыршыларны бизәгәндә сертификатлы  электр гирляндаларыннан файдаланырга. Бәйрәм чараларын үткәрү өчен  файдаланылачак биналарны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә;

 

- янгын гидрантларын, торак пунктларга бара торган юлларны,  объектларга, торак өйләргә һәм тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына килү юлларын   кардан һәм боздан вакытында чистартуны оештырырга;

 

 -янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка хәбәр итү эшен оештырырга;

 

 - пиротехник чараларны шартлату урыннарының исемлеген  2018 елның 21 декабренә кадәр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсенә alekseevsk-pch104@yandex.ru электрон адресына  җибәрергә;

 

- пиротехник әйберләрне файдалану мәйданчыкларын мәгълүмати стендлар белән  җиһазларга.

 

 5. Юридик затларга һәм автозаправка станцияләреннән һәм комплексларыннан шәхси файдаланучыларга территорияләрне һәм алдарак атап үтелгән объектларны бизәгәндә  шартлаудан саклауны таләп итә торган дәрәҗәсе  булмаган электр гирляндаларын һәм башка иллюминацияләрне файдаланмаска.

 

 6. Алексеевск  муниципаль районы территориясендә күпләп һәм ваклап сатучы сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә  законнарда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник әйберләр һәм электр гирляндаларын, шулай ук техник документларында аларның янгын куркынычы һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелмәгән  Яңа ел  уенчыклары, ясалма чыршылар сатуга юл куймау буенча чаралар күрергә.

 

 

 

7. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе белән җитештерү, пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм сату оъектларында куркынычсызлык таләпләренең үтәлеше турында тикшерү оештырып үткәрергә. Пиротехник әйберләрне моның өчен бүлеп бирелмәгән урыннарда сатуны, туры килү сертификатлары булмаган әйберләрне сатуны  ачыклау һәм бетерү буенча чаралар оештырырга.

 

8.Халыкның аз хәрәкәт итә торган халкы ел әйләнәсе була торган учреждениеләр җитәкчеләренә  бәйрәм чаралары үткәргәндә дежур персоналның сменасын көчәйтү мәсьәләсен хәл итәргә. Дежур персонал белән янгынга каршы өстәмә инструктаж һәм янгын чыккан очракта нишләргә кирәген өйрәтүче дәресләр үткәрергә. Эвакуация ишекләрен ачкыч белән бикләү катгый рәвештә тыела.

 

 9. Алексеевск районының социаль  яклау бүлегенә Алексеевск муниципаль  районының торак фондында бәйрәм чаралары чорында җирле үзидарә органнары һәм Алексеевск янгын часте хезмәткәрләре белән бергәләп, социаль яктан җайлашмаган халык төркемнәренең  өйләрен йөреп чыгарга. Өйләрне йөреп чыгу графигын 2018 елның 25 декабренә кадәр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсенә alekseevsk-pch104@yandex.ru электрон адресына җибәрелде.

 

 10.  РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлекчәсе хезмәткәрләренә пиротехник продукция сатучы  юридик затлар җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр адресына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Пиротехник әйберләр таратканда һәм файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен раслау турында”гы 2009 елның 22 декабре карары нигезендә пиротехник әйберләрне саклау һәм сату урыннарында янгын куркынычсызлыгы  таләпләрен үтәү  буенча тәкъдимнәр җибәрергә. Янгыннар белән оператив хәл турында халыкка вакытында хәбәр итәргә, Яңа ел чыршылары  куйганда,  пиротехник, электротехник әйберләр һәм башка бәйрәм атрибутикасыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы чараларын  җиткерергә.

 

 11. Районның авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына, оешма һәм предприятиеләр, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә, шулай ук кешеләр тәүлек әйләнәсе була торган учреждениеләр җитәкчеләренә 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйварына кадәр кизү тору оештырырга. Оешмаларның вазыйфаи  затларының кизү тору графигын төзергә, анда мәҗбүри төстә актуаль контакт телефоннарын күрсәтергә һәм аларны Алексеевск муниципаль  районының бердәм дежур диспетчер хезмәтенә 2018 елның 25 декабренә кадәр alekseevsk-pch104@yandex.ru электрон адресына җибәрергә (графикларны оешма җитәкчеләре расларга тиеш).

 

12. Бәйрәм һәм ял көннәре уңаеннан гомуми  белем бирү учреждениеләрендә  мәгълүматның Алексеевск муниципаль  районының бердәм дежур диспетчер хезмәтенә оператив төстә тәкъдим ителүенә аерым игътибарны юнәлдерергә.

 

 13. Оешмаларга һәм предприятиеләргә элегрәк расланган “Стужа” һәм “Буран” планнарын керткәндә, һичшиксез, илтифат итүгә әзер  булырга.

 

14. ТП РСЧС хезмәтләренә  теләсә нинди ихтимал булган вакыйгаларга оператив  төстә илтифат итүгә һәрвакыт әзер торырга.

 

 15. Районның барлык хезмәтләренә,  оешмаларына һәм предприятиеләренә  гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта Алексеевск муниципаль  районының бердәм дежур диспетчер хезмәтенә  ашыгыч төстә доклад язарга (2-60-02).

 

 16. Алексеевск районының авыл һәм шәһәр җирлекләренә алда торган бәйрәм һәм ял көннәрендә үткәрелә торган чараларга аерым контрольне тәэмин итәргә.

 

 17. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне үземдә калдырам.

 

 

 

 Алексеевск муниципаль районы

 

башкарма комитеты җитәкчесе                   Н.К. Кадыйров

 

Комиссия секретаре                                     А.Г. Калинин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International