ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында зона семинар-киңәшмәсе  булып узды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

 

Бүген Алексеевск муниципаль районында  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район  башлыгы Сергей Демидов  рәислегендә “Авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрү резервлары турында”гы тема буенча зона семинар-киңәшмәсе  булып узды.

Чарага район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, эре  авыл хуҗалыклары берләшмәләре, район инвесторлар компанияләре җитәкчеләре чакырылган иде.

“Авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрү резервлары турында”гы тема буенча  докладны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  урынбасары  Илдус  Габдрахманов ясады.  Үзенең чыгышының башында ул киңәшмәдә катнашучыларны  тармак  икътисадының, үсемлекчелек продукциясе җитештерүнең торышы белән таныштырды.

Чыгышының барышында ул игенчелекнең нәтиҗәлелеге оптималь структурага, орлыкчылыкка, уңышны формалаштыруга идарә итүгә, технологик дисциплинага һәм авыл хуҗалыгы кадрларына бәйли, дип басым ясап әйтте.

 Чыгышының азагында киләсе елга бурычлар: минераль ашламалар кертү, финанс ресурсларына ихтыяҗ, РФ һәм ТР бюджетларыннан финанслау, ел йомгаклары буенча баланс комиссиясе үткәрү, һәр хуҗалыкта чәчүлекләр структурасын эшләү һәм хезмәткә стимуллаштыручы характердагы түләүне кертү турында хәбәр итте.

Шуннан  соң  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Нәҗип Хаҗипов сөт терлекчелеге тармагында югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы районнарны атады.

 Министр урынбасары фикеренчә, югары җитештерү күрсәткечләренә күбесенчә сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген күтәрү резервларыннан актив файдалану аркасында  ирешергә мөмкин. Бу, атап әйткәндә,  - тармакта югары технологик проектларны гамәлгә ашыру, күп продукт бирүче сыерлар белән заманча яңа сөт комплекслары төзү, малларны балансланган ашату.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International