Өегез яки шәһәр фатирыгыз түренә бер-ике атнага гына Яңа ел уенчыклары, машура һәм төрледән-төрле гирляндалар белән бизәлгән һәм Яңа ел могҗизасын искә төшереп торучы, балалар, шулай ук өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп алучы купшы урман гүзәлкәе кереп кунакласа, бик күңелле була, дисәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Ул безгә бәйрәм кәефе бүләк итеп кенә калмый, өйгә ылыс исе дә тарала, интерьер матур булып үзгәреп китә, кисеп алынган булса да, Яңа ел агачы фитонцидлар эшләп чыгара, зарарлы микроорганизмнарга каршы көрәшә, коры һаваны дымландыра – кыскасы, өйдәге гомуми атмосфераны савыктыра. Яңа елда чыршы астыннан Кыш Бабайдан һәм Кар Кызыннан бүләк табып алсаң, аерата да рәхәт булып китә. Ләкин бу вакытта Яңа ел чыршыларының кайда һәм ничек әзерләнүе, моннан әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян салынуы турында кем генә уйлый икән.
Яңа елда үсеп утыра торган ылыслы агачлардан файдалануның табигатькә нинди дә булса зарар китерү белән бәйләнүе мәҗбүри түгел. Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Яңа ел чыршыларын махсус бүлеп бирелгән плантацияләрдә һәм питомникларда үстерәләр. Бу шактый озакка сузыла торган процесс, ул авыл хуҗалыгы чараларының тулы бер комплексын: орлык алу өчен күркәләрне җыю һәм эшкәртүне, утырту өчен туфрак эшкәртүне, үсентеләрне карап үстерүне, аларны урман кишәрлегенең Яңа ел чыршылары плантациясе өчен ясалган алдан әзерләнгән махсус участокка күчереп утыртуны үз эченә ала.
Россиянең урта полосасында бу процесс, кагыйдә буларак, агачның зурлыгына карап, унбиш елга сузыла.
Ләкин кайбер аңсыз гражданнар, урман законнары таләпләрен санга сукмыйча, ел саен чыршы агачларын кисәргә ярамаган урыннардан законсыз кисәләр. Аерым алганда, шәһәр тирәләрендәге иң яхшы яшь агачлар киселә. Бу табигатькә һәм экологиягә шактый зыян сала.
Яшь ылыслы агачларны законсыз кисүләрдән саклауны тәэмин итү максатларында РФның барлык төбәкләрендә “Чыршы” операциясе үткәрелә, анда урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре полиция, прокуратура, административ-техник күзәтчелек һәм башка контроль-күзәтчелек органнары белән бергә катнашалар. Операция кысаларында урманнарда патрульлек итүләр көчәйтелә, автоюлларда һәм Яңа ел чыршыларын ихтимал санкцияләнмәгән урыннарда постлар оештырыла.
«Биләр урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе кисәтә:
- чыршы агачларын законсыз кискән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.28 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган, әгәр урманга китерелгән зыян 5000 сумнан артып китсә, закон бозучы РФ
Җинаятьләр кодексының 260 нчы маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла.
- Яңа ел алды чорында законнарда ылыслы агачларны кискән өчен җаваплылыкны арттыру каралган. Мәсәлән, Яңа ел чыршыларының махсус плантациясендә үскән 1 метдан 2 метрга кадәрге чыршыны законсыз кискән өчен зыян 7500 сумга якын тәшкил итә.
Законлы әзерләнгән чыршыны браконьерларныкыннан ничек аерырга? Аны тышкы кыяфәтенә карап аеру, әлбәттә, мөмкин түгел. Браконьерлар продукциясен сатып алмас өчен Яңа ел чыршысын махсус оештырылган базарлардан сатып алырга кирәк, биредә сатучыларда сатыла торган агачка накладной кәгазьләре бар, ә сатып алучыларга квитанция бирелә. Шулай ук чыршыларны законлы сатып алу өчен турыдан-туры Биләр урманчылыгына (тел. 4-33-17) һәм Алексеевск участок урманчылыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.