"Жизненные ситуации" теркәүгә әзерләнгәндә булышачак

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

 

Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда гариза бирүче алдында хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Монда Росреестр порталында “Жизненные ситуации” сервисы булышачак.  Әлеге сервис Росреестрның рәсми сайтында (http://ls.rosreestr.ru/usecases.html), “Физик затларга” һәм “Юридик затларга” бүлекләрендә, “Файдалы  мәгълүмат” бүлекчәсендә  урнашкан. "Жизненные ситуации" сервисы аркасында  конкрет хәлләрдә нишләргә,  нинди документлар кирәген ачыкларга яки  булган пакетның тулымы-юкмы икәнлеген билгеләргә  кирәклеге турында тулы мәгълүматлар алырга була. Баштан сервис сезгә  запрос алырга планлаштырыла торган  объектны (фатир, җир кишәрлеге һ.б.)  һәм операцияне (мәсәлән, сату, алу, бүләк итеп бирү) сайлап алырга тәкъдим итәчәк. Аннары гариза бирүчегә  мәгълүматка төгәллек кертү өчен анкета сорауларына  җавап бирергә кирәк булачак. Уңда сайлап алынган операция өчен кирәкле документлар исемлеге, хезмәтләр бәясе һәм аларны күрсәтүнең иң зур срогы пәйда булачак. Исемлекне бастырырга яки сакларга мөмкин.

 Татарстан Росреестры гариза бирүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтә: әгәр сез  нәкъ сезгә туры килә торганны  тапмасагыз, һәрчак бердәм белешмә телефоны  (8(800)100-34-34) буенча консультация алырга    була.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International