Саклау зонасында күчемсез милек сатып алырга мөмкин

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Билгеле булганча,  Яң ел  алдыннан күчемсез милек базарында сатып алучының активлыгы арта:  күп кенә гражданнар дачалар, өйләр һәм  җәйдәгедән арзанрак бәягә төзелеш өчен, шул исәптән  территорияләрдән  аерым файдалану шартлары булган зона чикләрендә урнашкан җир сатып алалар . Саклау зоналарында  күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә нәрсә белергә кирәклеген Татарстан Росреестры аңлата.

 Саклау зонасы чикләренә эләккән җир кишәрлеге законлы төстә сатылырга яки бүләк ителергә мөмкин. Ләкин җир кишәрлегенең саклау зонасына керүе милекченең җир кишәрлегеннән файдалануын чикли. Мәсәлән,  электр челтәре хуҗалыгының саклау зоналарында  электр челтәре хуҗалыгы объектларының  куркынычсыз эшләвен бозарга мөмкин булган теләсә нинди гамәлләр кылу тыела.  Газ белән тәэмин итү системалары урнашкан  җир кишәрлекләрендә  дә   газ белән тәэмин итү  системасы объектларына кадәр билгеләнгән минималь ара чикләрендә  нинди дә булса биналар, корылмалар  төзергә юл куелмый.  Шул рәвешчә,  территорияләрдән файдалануның  аерым шартлары булган зонага керүче күчемсез милек объекты сатып алганда  күрсәтелгән зона өчен билгеләнгән  чикләүләрне үтәргә кирәк.

Килешү төзегәндә сатучы сатып алучыга җир кишәрлегеннән  файдалануны чикләү турында үзендә  булган мәгълүматны тәкъдим итәргә  тиеш.

Килешүдә федераль закон  яки  килешүдә билгеләнгән  андый килешү якларының хокуклары чикләнүе булмаса,  дәүләт теркәве туктатыла,  Башкача итеп әйткәндә, әгәр саклау зонасында урнашкан  өй сатылса, яклар  сатып алу-сату килешүе төзегәндә  саклау зонасы булу уңаеннан тиешле хокукларны чикләү  булуын күрсәтергә тиешләр.  Сатучы территорияләрдән файдалануның  аерым шартлары булган зона турында мәгълүмат бирмәгән очракта  сатып алучы сатып алу бәясен киметергә яки җир кишәрлеген сатып алу-сату килешүен өзәргә һәм үзенә китерелгән зыянны түләтергә тиеш. Суд практикасыннан күренгәнчә,  судлар  күрсәт елгән сәбәп буенча килешүне өзү турында карар чыгаралар.  Шуңа күрә күчемсез милек объектын сатып алганда  объектның  территориядән файдалануның  аерым шартлары булган зонага керүе турындагы мәгълүматны тикшерергә һәм   зонаның файдалану буенча нинди чикләүләре  булуы турында белергә кирәк.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International