Якташыбызның бронза медале

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

2018 елның 13-14 декабрендә Түбән Кама шәһәренең «Факел» спорт залында СССРның спорт мастеры, тренер Олег Аллаяров  истәлегенә өстәл теннисы буенча  традицион турнир булып узды. Бәйгеләр җиде яшь төркемендә үткәрелде:

-  2006 елгы һәм аннан кечерәк, 2004 елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар;

 - 30,  30-39,  40-49, 50-59, 60 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк  ир-атлар һәм хатын-кызлар.

Бу ярышларда -  2006 елгы һәм аннан кечерәк, 2004 елгы һәм аннан кечерәк яшь төркемендә  бездән өч спортчы катнашты.

Ярыш йомгаклары буенча теннисчыларыбыз түбәндәге урыннарны алдылар:

 2006 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында:

3 нче урында- Сяркин Михаил;

7 нче урында - Монахов Алексей;

2004 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында:

 3 нче урында- Сяркин Михаил;

6 нчы урында - Монахов Алексей.

Июдин Алексейның, бу ярышларда катнашып, ярыйсы гына нәтиҗә күрсәтүен билгеләп үтәсе килә. 2011 елгы Алексей уен йомгаклары буенча өч җиңү яуласа  да, оттырышсыз да булмады. Андыйлар саны да өчәү булды.

 Тренер-укытучы Типясев Г.И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International