Дәүләт ветеринария инспекторы хәбәре

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

 

 

 Россия  Федерациясендә бруцеллёз буенча эпизоотик хәл начар булып кала һәм Татарстан белән күрше төбәкләрдә  авыл хуҗалыгы терлекләре арасында авыруларның ачыклануы белән билгеләнә.

Мәсәлән, декабрьдә Башкортстан Республикасында Учалы районының Яңа Бәйрәмгол авылы  территориясендә  72 ат бруцеллез белән авырып киткән.  Бу елның ноябрендә  шул ук торак пунктның шәхси ярдәмче  хуҗалыгы     мөгезле эре терлегеннән алынган 14 кан  пробасында бруцеллезны китереп чыгаручы табылган.

Бу чиргә мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар, атлар, этләр, мәчеләр, куяннар, төлкеләр, кимерүчеләр, кабан дуңгызлары бирешүчән. Аерым төр бруцеллаларның бер төр хайваннардан икенчесенә күчү мөмкинлеге аеруча куркыныч тудыра. Бруцеллез белән авыручы терлекләр инфекция таратучы булып санала. Яралгы янындагы су, яралгы кабыгы, җенси органнардан бүленеп чыккан матдәләр аеруча күп инфекция тараталар. Шулай ук алар сөт, сперма, сидек, тизәк белән таралырга мөмкин. Сыерларның җиленнәрендә бруцеллалар – 7-9 елга, сарыкларда 2-3 елга кадәр саклана һәм алар вакыт-вакыт сөт белән бергә бүленеп чыгалар. Бруцелла белән зарарланган продуктлар терлекчелек чималы, эш кораллары, азык, су, туфрак, терлекчеләрнең киемнәре дә инфекция таратучылар исемлегенә кертелә. Шулай ук хуҗалыкка инфекцияне этләр, кимерүчеләр дә алып килергә мөмкин. Авыруның инкубацион чоры 2-4 атна дәвам итә. Буаз терлекләрдә бруцеллезның барлык төре буазлыкның икенче чорында аборт очракларына китерә. Терлекләрдә бруцеллезга каршы профилактик чаралар комплексында вакцинацияләү мөһим урын алып тора.

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының

Баш ветеринария идарәсе

дәүләт ветеринария инспекциясенең

территориаль бүлеге баш ветеринария инспектрры

А.П. Ульянов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International