Ломбардта белешмәләр күрсәтмичә, керемне раслатмыйча һәм поручительләрсез генә тиз арада кирәк кадәр акча алырга мөмкин. Үзең белән паспортың булу да җитә.
Шуның белән бергә займның нинди үзенчәлекләре турында белергә кирәк?
Заемның тулы бәясе килешүнең беренче битендә таблица алдында күрсәтелгән булырга тиеш. Сезне заем килешүенең гомуми шартлары белән таныштырырга тиешләр. Заклад билетында мәҗбүри төстә заем суммасы, аны алу һәм кире кайтару датасы, аннан файдалану срогы, процент ставкасы, закладка салынган әйберне сурәтләү һәм аның бәясе күрсәтелгән булырга тиеш.
Ломбард сезгә тиешле аерманы бирергә һәм исәп-хисап ясарга бурычлы. Әгәр бурычка алучы өч ел дәвамында үз хокукыннан файдаланмаса һәм ломбардка мөрәҗәгать итмәсә, акча оешмага күчәчәк.
Законлы таләпләрнең үтәлүенә бары тик легаль эшләүче ломбардка гына исәп тотарга була. Намуссыз оешмалардан һәм ялган ломбардлардан сакланыгыз! Биредә әйберләрнең сакланышы гарантияләнми, шулай ук закладка салынган әйберегезне кире кайтармау яки аны килешүдә күрсәтелгән сроктан иртәрәк сату ихтималы югары.
Ломбардларга нинди дә булса эшмәкәрлек эшчәнлеге белән (гражданнарга кыска срокларга заемнар бирүдән, әйберләрен саклаудан, шулай ук консультация һәм мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүдән кала) тыела.