“Халык контроле”  системасының мөһимлеге турында

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Дәүләт органнары һәм гражданнар арасында бик зур  мәгълүмат алмашу зарурлыгы яшәп килә. Бары тик шул очракта гына  килеп туа торган проблемаларны нәтиҗәле хәл итүгә өметләнергә мөмкин.  Мәгълүмат алмашу ысулларының  берсе “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы аша гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмат системасының төп максаты -  гомумүтемле ресурста халык проблемаларына хәбәрдарлык бирү, шулай ук  гражданнарның  дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү механизмын булдыру.

Тулам алганда, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы  гражданнарның проблемаларын  хакимият органнарына җиткерә һәм аларның хәл ителүен онлайн режимында күзәтеп  тору. 2018 елда “Халык контроле” системасы аша Дәүләт алкоголь инспекциясенә 1966 мөрәҗәгать килде, шулардан:  алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу турында – 1706 гариза, шуларның   423 е -  эшкәртелде,  84 е тикшерүне көтеп ята; этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү  һәм (яки)  әйләнеше өлкәсендә 260 гариза килде, шуларның  74 е инде эшкәртелде, 101 е планлаштырылды, 85 е   карау стадиясендә тора.

2018 елның 11 аенда Алексеевск районы буенча 11 гариза килде, аларның дүртесе расланды.

Гариза калдыру өчен “Халык контроле”  бүлегенә керергә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә бозу факты расланган очракта законнарның бозылуы турында белдерү кәгазе бирергә  кирәк.

 Белдерү кәгазьләрен түбәндәге категорияләргә җибәрергә мөмкин.

Алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен  бозу (алкогольне кичке 10 нан иртәнге 10 га кадәр сату); сату предприятиесенең  балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территориядә урнашуы;

алкогольле   продукцияне лицензиясез,  стационар булмаган сәүдә объектында сату;  ялган алкогольле   продукция сату; “икеләтә билгеләнештәге” спиртлы сыеклыклар сату;

 

·

“Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклануы  предприятиесенең алкогольле продукцияне  ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкогольле продукция сатучы җәмәгать туклануы  предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина  оешмалары территориясендә урнашуы); этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше (кустарь, лицензиясез җитештерү турында ( идән асты цехларында, гаражларда һ.б.ларда) мәгълүмат, алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмнәрдә ваклап сату, эшкәртү; легаль булмаган алкогольле продукцияне    (контрабанда) ташу (шул исәптән чит илдән).

 

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International