Узган җомгада белем бирү учреждениеләрендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлекчәсе начальнигы Сидорова Светлана һәм мәгариф бүлеге методисты Зимина Ираида белән балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту турындагы белемнәрен ныгыту буенча чара уздырылды.
Шәмә төп мәктәбендә ”Яшел ут” яшь хәрәкәт инспекторлары отряды әгъзалары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Төремкәйгә юл” исемле сәхнәләштерелгән әсәр күрсәттеләр. Яшь хәрәкәт инспекторлары балаларга җәяүлеләр кичүенә якынлашканда аеруча да сак булырга чакырып мөрәҗәгать иттеләр.
Биләр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуын сәхнәләштереп күрсәттеләр, теге яки бу хәлдә үзеңне ничек итеп дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, мавыктыргыч ребуслар чиштеләр, җырладылар, юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырып такмаклар әйттеләр. Яктылык кайтаргыч элементлар (флигерлар) тегелгән балалар киемнәрен күрсәтү чараның йомгагы булды.
Очрашу азагында Светлана Сидорова балаларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм яшь хәрәкәт инспекторларын формаларын тапшырды.
Ә Биләрнең 17 нче “Әкият” балалар бакчасы “Балалар! Юл! Куркынычсызлык!” девизы астында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юл билгеләре илендә булдылар. Дәрес процессында Буратино балаларга юл билгеләрен күрсәтте һәм машиналар йөри торган юлда аларның нәрсә өчен кирәклеген аңлатты, балалар светофор сигналын өйрәнделәр һәм юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында фикер алыштылар.
Балалар бакчасы планы буенча ата-аналар белән бергә “Әти, әни һәм мин - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче гаилә” исемле тагын бер профилактик чара булды.
Очрашу азагында чарага чакырылган мәгариф бүлеге һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре балаларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм уен җыелмалары тапшырдылар. Алар, үз чиратларында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр.
Район башлыгы С.А. Демидов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате буенча Алексеевск районы балалар бакчалары өчен 305 мең сумлык автокласс, электрлаштырылган светофорлар, автомашина модельләре, юл билгеләре бүлеп бирелде.
Балалар, ата-аналар, педагоглар исеменнән мәгариф бүлеге район башлыгы Сергей Анатольевич Демидовка рәхмәт әйтә.